Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы Apple белән App Store дагы "Макс" мессенджерын торгызу турында килешә.
Бу хакта министр Максут Шадаев журналистларга Петербург халыкара икътисадый форумы кулуарларында "сөйләшүләр алып барабыз" дип хәбәр итте, бу хакта РИА Новости яза.
Исегезгә төшерәбез, мессенджер 3 июньдә Apple кушымталар кибетеннән юкка чыкты. Шадаев сүзләренчә, 20 миллионнан артык iPhone һәм iPad хуҗалары сервиска керү мөмкинлегеннән мәхрүм ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез