Газетага язылу

Россия армиясе бер атна эчендә җиде торак пунктны азат иткән

Россия армиясе хәрбиләре махсус хәрби операция зонасында бер атна эчендә 7 торак пунктны, шул исәптән Донецк халык республикасында Константиновка шәһәрен азат иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы белдергән.

Исегезгә төшерәбез: ДНРдагы Константиновка шәһәрен тулысынча контрольгә алу турында узган җомгада – 3 июльдә мәгълүм булды. Шәһәр республиканың төньяк өлешендә урнашкан, һәм ул төбәкнең калган территориясен дошманнан чистартуда зур роль уйный. Аны азат итү әлегә Украина кораллы көчләре контролендәге зур шәһәрләр – Дружковка, Славянск һәм Краматорск шәһәрләренә юл ача.

Шул ук вакытта элегрәк Константиновка да Донецк халык республикасының иң зур шәһәрләреннән берсенә кергән. Соңгы елларда анда яшәүчеләр саны 80 меңгә диярлек җиткән.

Россия хәрбиләре бу төбәктә, Константиновкадан тыш, Василевка торак пунктын азат иткән.

Шул ук вакытта Харьков өлкәсендә тагын 5 пункт Россия хәрбиләре кулына күчкән. Анда Петро-Ивановка, Дружелюбовка, Новый Мир, Чернещина һәм Шийковка авылларына контрольлек урнаштырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре