Хәрбиләребез бу атнада махсус хәрби операция зонасында 4 торак пунктныконтрольгә алган. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Тәгаенләп әйтсәк, “Север” гаскәрләре төркеме – Харьков өлкәсендә Чугуновка, Сума өлкәсендә Сидоровка авылларын азат иткән.
“Запад” гаскәрләре төркеме хәрбиләре – Харьков өлкәсендә Глушковка, “Восток” гаскәрләре төркеме – Запорожье өлкәсендә Зализничное торак пунктларын контрольгә алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез