Россия гаскәрләре Часов Яр шәһәрен азат итү барышында Украинаның СВО башланганнан бирле иң зур гаскәрләре төркемен юк иткән. Бу хакта “ТАСС” илебезнең көч структуралары мәгълүматларына таянып яза.
“Часов Ярны азат итү барышында бөтен махсус хәрби операция тарихында беренче тапкыр иң зур гаскәрләр төркеме юк ителде. Чын мәгънәсендә дошманның меңнәрчә хәрбие!” – дип хәбәр ителгән көч структурасыннан.
Моңа кадәр Оборона министрлыгы Донецк халык республикасында Часов Яр шәһәрен азат итү турында белдерде. Шәһәр өчен сугыш 1 елдан артык барган. Ул ландшафтнының катлаулылыгы, йортларының үзенчәлекле төзелеше, инфраструктурасының үзенчәлекләре сәбәпле Украина кораллы көчләренең иң нык сакланган шәһәрләреннән берсе булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез