Россия армиясе штаты 2 миллионнан артыграк кешедән торачак

Россия Президенты Владимир Путин Кораллы Көчләрдә штатны якынча 140 мең кешегә арттырган.

Дәүләт башлыгының бу җәһәттән Указы хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган. “Россия Кораллы көчләрен 2 039 758 кешегә, шул исәптән хәрби хезмәткәрләр санын – 1 150 628гә җиткерергә”, – диелгән документта.

Финанс министрлыгы Оборона министрлыгына штатны киңәйтү өчен кирәкле акча бүлеп бирәчәк. Указ киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре