Газетага язылу

Россия армиясе СВО зонасында бер тәүлек эчендә 3 торак пунктны азат иткән

Россия хәрбиләре узган тәүлектә махсус хәрби операция зонасында 3 торак пунктны азат иткән.

Аларның барысы да – төрле төбәкләрдә, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

Харьков өлкәсендә “Север” гаскәрләре төркеме төбәкнең көньяк-көнчыгышында Украина группировкасының чолганыш боҗрасын кысуны дәвам итеп, Шабельное авылын азат иткән. Моннан тыш биредә тагын берничә авыл өчен сугышлар дәвам итә.

Моннан тыш “Север” хәрбиләре Сумы өлкәсендә Толстодубово авылын контрольгә алган.

Тагын бер авыл – Егоровка Запорожье өлкәсендә азат ителгән. Анда “Восток” гаскәрләре төркеме аяусыз көрәшә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре