Газетага язылу

Россия Армиясе СВО зонасында бер тәүлек эчендә ике Новодмитровканы азат иткән

Россия Кораллы Көчләре бер тәүлек эчендә бер үк исемдәге ике торак пунктны – Сумы өлкәсендә һәм Донецк халык республикасында Новодмитровка авылларын азат иткән.

Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә. Сумы өлкәсендәге Новодмитровка Россиянең Белгород өлкәсе тирәсендәрәк урнашкан. Авылны “Север” гаскәрләр төркеме подразделениеләре азат иткән. Әлеге торак пункт район үзәге – Краснополье бистәсеннән 1,7 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу бистә фронтның әлеге участогында дошман оборонасы өчен төп роль уйный. Донецк халык республикасында Новодмитровка авылын исә “Южный” гаскәрләр төркеме хәрбиләре азат иткән. Әлеге бистә Константиновка шәһәреннән төньякта урнашкан. Алдагы көнне “Южный” гаскәрләр төркеме Константиновканың көньяк-көнбатышы тирәсендәге Ильиновканы азат иткән. Шул рәвешле Россия Кораллы көчләре шәһәрне төрле яклап кысрыклавын дәвам итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре