Газетага язылу

Россия армиясе СВО зонасында тагын ике мөһим торак пунктны азат иткән

Россия хәрбиләре Сумы өлкәсендә һәм Донецк халык республикасының Красный Лиман шәһәре юнәлешендә бик көчле һөҗүмнәрен дәвам итә. Оборона министрлыгы хәбәренә караганда, аяусыз сугыш нәтиҗәсендә Бачевск-Троебортное чик буе чиге тирәсендәге Е101 (М-02) автомобиль юлыннан берничә чакрым ераклыктагы Сопычь авылы Украина хәрбиләреннән тулысынча азат ителгән.

XVI гасырдан бирле мәгълүм торак пунктны азат итүгә март башларында керешелгән. “Север” гаскәрләр төркеме подразделениеләре дошман уты астында чик буендагы Клевань елгасы аша йөзеп чыгып, мина кырларын һәм дошман оборонасы аша узып, торак пунктка килеп кергән. Украина кораллы көчләре безнең частьләргә контрһөҗүм ясаган, әмма авиация, артиллерия һәм пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүмнәре туктатылган.

Донецк халык республикасының Красный Лиман юнәлешендә исә “Южный” гаскәрләр төркеме подразделениеләре Каленики авылын азат иткән. Әлеге торак пунктны контрольгә алу Россия армиясенә логистика мөмкинлекләрен яхшырткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре