Бу хакта “Российская газета” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә. Авылны “Север” гаскәрләре группировкасы азат иткән.
Ольховатка – Россия чигеннән ерак түгел, хәрбиләребез чолганышка алган “Волчанск казаны” эчендә урнашкан. Соңгы атналарда биредә Украина кораллы көчләре группировкасы акрынлап тар-мар ителә.
Россия хәрбиләре Ольховатканы азат итәр алдыннан, аны чолганышка алган, Украина хәрбиләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү юлларын япкан. “Российская газета”, “Северный ветер” каналы мәгълүматларына таянып язганча, дошманга башта әсирлеккә төшү тәкъдим ителгән, шуннан соң гына “Север” группировкасы хәрбиләре авылны Украина хәрбиләренән чистартуга килешкән. Бүген иртән Украина кораллы көчләренең 129 нчы механик бригадасы калдыгы юк ителгән.
Оборона министрлыгы хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, “Север” группировкасы хәрбиләре чолганыш боҗрасын кысуны, контрольлек зонасын киңәйтүне дәвам итә. Шулай ук Малая Волчья торак пунктын азат итү өчен сугышлар бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез