Россия Банкы 19 июльдә, “Кызыл китап”ка кертелгән табигать байлыклары сурәтләре белән монеталар ясауны дәвам итеп, ике сумлык көмеш акчалар чыгарган.
Акчаларда ак таҗлы тузганак (Мурманск өлкәсендә үсә, сирәк очрый торган үсемлек), сабаксыз миләүшә (Себердә үсә) һәм сеткасыман гөмбә (сетконоска яки диктиофора дип атала – Россиянең төрле төбәкләрендә үсәргә мөмкин) сурәтләнгән. Алар төсле басма технологиясе буенча эшләнгән. Һәркайсы 5әр мең данәдә җитештерелгән.
“Бу акчалар белән түләп булачак һәм алар Россия Федерациясе территориясендә бернинди чикләүсез йөриячәк”, – диелгән банк хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез