Россия Банкы Hello яңа түләү системасын теркәде

Россия Банкы Hello дигән яңа түләү системасын теркәгән. Ул түләү системалары операторлары реестрына кертелгән дә инде. 2016 елда Мәскәүдә теркәүгә алынган “Хелло” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Hello операторы булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Хелло” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гамәлгә куючылары арасында "Лоджгейт менеджмент энд сейлс” җәмгыяте дә бар. Транскапиталбанк түләү хезмәте операторы булып тора.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы элемтә операторлары өчен инвестицион салым “вычеты”н булдыруны тәкъдим иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Hello яңа түләү системасы Hello

Көн хәбәре