Россия банкы Директорлар советы төп ставканы 1,8 пунктка киметеп, 9,5 тән 8 процентка калдырган. Белгечләрнең күпчелеге аның күп дигәндә 8,5%ка гына кимүен көткән.
“Хәзерге вакытта бәяләрләрнең үсү темпы түбән булып кала, бу инфляциянең алга таба акрынаюына китерә. Моның сәбәбе төрле факторларга, шул исәптән кулланучылар ихтыяҗы кимүгә бәйле. Эшлеклелек активлыгы Россия банкы июнь аенда күздә тоткандагыга караганда акрынрак бара. Ил икътисады өчен тышкы шартлар катлаулы булып кала, элеккечә үк икътисади эшчәнлекне чикли”, – диелгән Үзәк банк хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез