Россия Банкы “Мир” картасын кулланырга мөмкин булган илләр санын 35кә җиткерергә ниятли. Бу хакта “Ведомости” Үзәк банк һәм Финанс министрлыгының уртак презентациясе мәгълүматларына таянып яза.
Үзәк банкта аңлатып үтелгәнчә, 2025 елга “Мир” картасын – 20 илдә, 2030 елга – 35 илдә кабул итәргә тиеш булачаклар. “Мир”ны әлегә 11 дәүләттә кулланырга мөмкин. Болар – Төркия, Вьетнам, Көньяк Корея, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Беларусь, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Көньяк Осетия һәм Абхазия.
“Ведомости” хәбәр иткәнчә,”Мир”дан файдалану мөмкинлеге турында Куба, Таиланд, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мьянма, Венесуэла, Иран, Индонезия, Бәхрәйн, Кытай Халык Республикасы, Һиндстан, Шри-Ланка, Әзәрбәйҗан, Кипр һәм Нигерия белән сөйләшүләр алып барыла.
Кичә мәгълүм булганча, АКШ Төркиянең “Мир” системасы белән эшләүче банкларына басым ясарга ниятли. Кушма Штатлар, гомумән, бу системаны хуплаучы теләсә кайсы илнең кредит оешмасына каршы чаралар күрүне күздә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез