Россия банкы төп ставканы 7,5% күләмендә саклап калу турында карар кабул иткән. Банк хәбәренә караганда, хәзерге вакытта бәяләрнең чагыштырмача түбән булуы еллык инфляциянең акрынаюына китерә.
Ел азагына инфляциянең 12,0–13,0% тәшкил итүе көтелә. Россия банкы фаразына караганда, өлешчә мобилизация алдагы айларга кулланучылар ихтыяҗын һәм инфляцияне киметәчәк.
Исегезгә төшерәбез: банк сентябрь аенда төп ставканы 7,5 процентка кадәр киметте. Июльдә 8% күләмендә калдырылган иде. Шул чагында төп ставка берьюлы 1,5 пунктка киметелде. Моңа кадәр – 10 июньдә ул 1,5 процентка төшерелеп, 11дән 9,5 процентка калдырылды. Украинада махсус хәрби операция башланганчы шундый ставка иде.
Төп ставканың артмавы кредитларның кыйммәтләнүенә юл куймаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез