Истанбулда Россия һәм Украина сөйләшүләренең өченче раунды узды. Бу хакта ТАСС чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, консультацияләр рус телендә алып барылган.
Сөйләшүләрнең өченче раундын дәвам итү булмаячак, диелә хәбәрдә.
Сөйләшү ябык режимда алып барды. Төркия Тышкы эшләр министры Хакан Фиданның кереш сүзеннән соң җирле телеканаллар залдан трансляция алып бармады.
 ТАСС мәгълүматы буенча, делегация башлыклары очрашуы "күзгә-күз" узган. Әмма билгеле бер вакытта аларга Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Фидан кушылган, дип билгеләп үтә РИА Новости.
Россия һәм Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләрнең беренче ике раунды шулай ук Истанбулда: 16 май һәм 2 июньдә узган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез