Газетага язылу

«Россия чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышында катнашу өчен теркәлү башланды

Россия күләмендә үткәрелә торган XLIV Ачык «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашучыларны теркәү чаралары башланды. Гаризалар «Дәүләт хезмәтләре» порталында кабул ителә. Татарстан башкаласында әлеге спорт чарасы 14 февральдә узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Казанда ярышлар дүрт мәйданчыкта: «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексындагы Каенлыкта, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда оештырыла.

Старт номерын 9–13 февраль көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Казанның Үзәк стадионындагы матбугат үзәгендә алырга була. Үзең белән медицина белешмәсе булырга тиеш.

«Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашу өчен 12 февральгә кадәр теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда «Россия чаңгы юлы» марафонында 20 меңнән артык казанлы катнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре