Россия чемпионатында Татарстан вәкилләре 3 медальгә ия булды

Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Илнең 70 төбәгеннән җыелган иң яхшы 700 спортчы 4 көн дәвамында 44 комплект медаль өчен көрәште. Татарстан вәкилләре 3 медальгә ия булды, кунаклар исә Казанга рәхмәт әйтеп кайтып китте.

Безнекеләрдән беренче медальне ераклыкка сикерүче Родион Севастьянов отты. Түбән Камада туып үскән 20 яшьлек спортчы 7 метр 62 сантиметр күрсәткеч белән икенче урынны алды. Родион җиңүче Юрий Ожгибесовтан 22 сантиметрга калышты.

Икенче медаль Юлия Сохацкаяныкы. Казанда туып үскән 24 яшьлек спортчы җиде төр ярышында 5873 балл туплады һәм өченче урынны алды. «Бу мин көткән нәтиҗә түгел. Көчемнән килгәннең барысын да эшли алмадым, әмма беренче өчлеккә керү максатына ирештем. Әлбәттә, яхшырак булуын телим, әмма мин барыбер шат», – диде ул.

Ярышларның соңгы көне тәмамланганда, ирләр арасында 110 метрга киртәләр аша йөгерүдә иң җитезләрне ачыкладылар. Түбән Камада туып үскән Семен Манаков финишка өченче булып килде, әмма Россия чемпионатында икенче урынны алган булып санала. Чөнки җиңүне Белоруссиядән Виталий Парахонько яулады. Финишка икенче булып дөнья һәм Европа чемпионы Сергей Шубенков килде. Сергей Манаков аңа 0,11 секунд оттырды.

Россия җыелма командасының баш тренеры Руслан Мащенко Казанда ярышларның шәп узганын әйтте.

– Спортчылар бик канәгать. Чит илдән килгән белгечләрнең дә һәркайсы бер үк сүзне кабатлый: матур урын, стадион, Кремль. Оештыручылар да менә дигән шартлар булдырган, – диде ул. – Тамашачы да нык ярдәм итте. Спортчылар нәтиҗәгә аларның ярдәме белән иреште.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре