Кичә каты авырудан соң Россия Фән һәм югары белем министрлыгының бюджет инвестицияләре департаменты директоры урынбасары Руслан Миңнәхмәтов вафат булган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә хәбәр итә.
«Хезмәттәшләре хәтерендә ул үз эшенең остасы һәм ышанычлы дус, ачык, иҗади һәм эшлекле кеше булып калачак», - диделәр Фән һәм югары белем министрлыгында.
Руслан Миңнәхмәтов заманча кампуслар, тикшеренү үзәкләре, лабораторияләр төзү һәм җиһазландыру буенча төп проектларны гамәлгә ашыруда катнашып, илнең фәнни һәм белем бирү инфраструктурасын үстерүгә шактый өлеш керткән шәхес.
«Руслан Ринат улының өч баласы калды. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.
Хушлашу мәрасиме 2025 елның 10 сентябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә (Выползов тыкрыгы, 7) булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез