Россия армиясе Донецк халык республикасында Северск Малый авылын азат иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Торак пункт Көньяк гаскәрләр төркеменең хәлиткеч гамәлләре нәтиҗәсендә Россия Кораллы көчләре контроленә күчкән.
Бер тәүлек эчендә әлеге гаскәрләр төркеме җаваплылыгындагы зонада Украина кораллы көчләренең 3 механикалаштырылган бригадасы, шулай ук Иванополье, Плещеевка, Александро-Калиново, Берестка һәм Степановка торак пунктлары тирәсендә Украинаның территориаль оборона бригадасы һөҗүмгә тотылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез