Россия гаскәрләре Донецк халык республикасында Торское һәм Новоалександровка торак пунктларын азат иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы белдерде, дип яза “Российская Газета”.
Новоалександровка торак пунктын Россия Кораллы көчләренең “Центр” төркеме азат иткән. Торскоены исә “Запад” төркеме хәрбиләре контрольгә алган.
 Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин моңа кадәр билгеләп үткәнчә, Украина гаскәрләре фронтның берничә өлешендә чолганышка эләгергә мөмкин. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, өч урында – Красноармейск (Покровск), Дзержинск (Торецк) һәм Часов Яр тирәсендә бик каты сугыш бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез