– Үз геройлары белән даны еракларга таралган Казанның Суворов хәрби училищесындагы тантанада катнашуым белән бик горурланам. Биредә «Офицерлар» фильмындагы сюжетлар искә төшә. Без бүген Ватанны яратучы, киләчәктә үзләрен ил сагында торучы итеп күргән яшь буын янында. Аларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, – диде Александр Лапин.
Россия Герое укучыларны, алдан ук уйлап, Ватанга хезмәт итәргә чакырды. Үз җирләрен яратырга кушты.
– Бабаларыбыз яулап алган җирләрдә яшибез. Монда күпме кан коелган. Шуңа да без үз илебезне якларга, сакларга тиеш. Бер дигән буын үсеп килә. Алар инде иртәгәдән офицер булачак. Тарихны барлап, рухи кыйммәтләрне саклап, динне белеп яшәргә тиешбез. Бүген күпме егетләребез махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби юл җиңел бирелми. Аны дөрес итеп, лаеклы узарга кирәк. Үзебездән соң матур эзләр калдырып яшик. Шулай булганда сез мәңге яшәрсез. Тикмәгә генә, хәрби кеше мәңге яши, димиләр.
Бәйрәм котлаулар белән беррәттән җыр-моңга күмелеп барды. Яхшы эшләгән укытучылар һәм әйбәт укыган укучыларны бүләкләделәр. 5 нче сыйныф укучысы Әмирханның әтисе дә хәрби икән. Аның бу юлны сайлавы юкка түгел.
– Әтием – полковник. Минем дә аның кебек буласым килде. Шуңа күрә бирегә укырга кердем. Бер генә дә буш минутым да юк. Тик утырмавым ошый. Биредә укытучылар да бик әйбәт. Безне чын ир-егетләр итеп үстерәләр. Бар җирдә тәртип, төгәллек, пөхтәлек, – ди ул.
Игорь һәм Константин – игезәкләр. Алар күрше Чуашстаннан килгәннәр.
– Безгә хәрби юнәлеш бик ошый. Әлегә 9 нчы сыйныфта укыйбыз. Киләчәктә Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясенә укырга керергә җыенабыз, – ди алар. Ә менә Владиславның бөтен нәселендә – хәрбиләр. Әтисе дә, әнисе дә – зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр. Ул да киләчәктә Ватанны саклаучы кеше булырга җыена.
– Гаиләдә гел бер сүз безнең. Бөтенебез дә ил язмышы, туган җирне ярату турында сөйләшәбез. Нинди юлдан китәргә дигәндә, минем башка уем булмады да. Суворов исемендәге хәрби училищеда укуым белән бик горурланам. Монда укучы барлык егетләр дә акыллы, тәртипле, иң мөһиме – илне яратучылар, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез