Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә Луганск халык республикасында мемориал пәйда булачак

Луганск халык республикасының Золотое шәһәрендә әлеге каланы саклаган Россия Герое Дамир Исламовка багышланган мемориал пәйда булачак. Бу хакта “Татар-информ” республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Мемориал өчен Солнечный кварталындагы 8 нче йорт тирәсендә урын билгеләнгән. Җирле халык, башлангычны хуплап, күптән түгел генә биредә өмә үткәргән. Барысы бергә мәйданчыкны чистарткан: агачларны кырган, чүп-чардан арындырган.

Өлкән лейтенант Дамир Исламов 2024 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә катнашкан. СВО башланганчы, Луганск һәм Донецк халык республикалары тирәсендә хезмәт иткән.
Герой 1996 елның 13 октябрендә Лениногорск шәһәрендә туган. Казан танк училищесын тәмамлаган.

Өлкән лейтенант Дамир Исламов Т-72Б1 танкы командиры булган. 2022 елның 7 мартында танк экипажы бронегруппа составында Луганск халык республикасы шәһәре янәшәсендәге дошман ныгытмасын утка тоткан. Экипаж дошманның 4 танкын яндырган. Кызганычка, бишенчесе Россия лейтенантының хәрби машинасын сафтан чыгарган. Дамир Исламов һәм аның экипажы һәлак булган.

Лениногорскида туып үскән егеткә каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Россия Герое исеме бирелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре