Россия Герое Айнур Сафиуллин Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасыннан соң үз фикерләре белән уртаклашты.
«Тәүге тапкыр Татарстан Рәисенең еллык юлламасында катнаштым. Уңай хис-кичерешләр алдым. Рөстәм Нургали улы һәр юнәлешне әйтеп, бурычлар билгеләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар биргәне өчен бик зур рәхмәт. Бу безнең өчен бик зур әһәмияткә ия. Югары Башкомандующий үз чыгышларында кат-кат искәрткәнчә, республика терәк төбәк булып тора. Ул күп кенә күрсәткечләр буенча әйдәп бара. Алга таба әлеге юлны дәвам иттерәчәкбез дип өметләнәм», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез