«Суворов җәмгыяте исеменнән Антон гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.
Антон Грунис 1979 елда Казанда туа. Мәктәпне тәмамлагач, ул Мәскәү югары команда гомуми гаскәр училищесына укырга керә һәм аннары Чечняда, Көньяк Осетиядә, Сириядә һәм Кырымда хезмәт итә.
Махсус хәрби операциядә Грунис 2023 елда Бахмутны алуга зур өлеш керткән Луганск армия корпусының дүртенче мотоукчы бригадасы командующие итеп билгеләнә. Моннан тыш, бригада сугышчылары аның җитәкчелегендә 2026 елның июлендә Константиновканы азат итә.
Махсус хәрби операция зонасындагы батырлыгы өчен Алтын Йолдызны Антон Груниска РФ саклану министры Андрей Белоусов шәхсән үзе тапшырган иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез