Россия Герое Рәсим Баксиков Спорт министрлыгында стажировка уза

Россия Герое Рәсим Баксиков 8-12 сентябрьдә Татарстан Спорт министрлыгында стажировка уза. Программа «Геройлар вакыты» федераль проекты кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылган, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны адаптацияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Атна дәвамында Рәсим Баксиков спорт ведомствосының эш структурасы белән танышты. Беренче көнне ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм министр урынбасары Илдар Садриев белән киңәшмә узды.

Җитәкчелек министрлыкның төп максатларын һәм бурычларын билгеләде, шулай ук Баксиков белән ул стажировка узарга теләгән юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Спорт министры урынбасары Илдар Садриев билгеләп үткәнчә, «Геройлар вакыты» проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә мөһим алым булып тора. Аның сүзләренчә, ул хәрбиләргә иҗтимагый тормышка спорт аша гына түгел, ә дәүләт һәм муниципаль структуралар эшендә катнашу аркылы да интеграцияләнергә ярдәм итә.

Атна – зур ведомство эшенә тулысынча кереп китү өчен бик кыска вакыт, әмма министрлык эшчәнлек үзенчәлекләрен, төп бурычларны һәм аларны хәл итү юлларын мөмкин кадәр ачарга тырышты, дип искәртте Илдар Садриев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "национальный проект" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение «контрактчыларның «милли проектлар» нацпроект Минниханов

Көн хәбәре