Россия Герое Рәсим Баксиковның Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифасына билгеләнүе турында «Татар-информ» хәбәр итте.
Элегрәк Баксиковның башкарма хакимият органнарына эшкә күчүе билгеле булган иде.
«Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиковтан, республика хакимиятенең башкарма органнарына эшкә күчүе сәбәпле, депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде», – диде VII чакырылыш республика парламентының 13 нче утырышында парламент секретаре Лилия Маврина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез