Россия гимны яңгыраган вакытта урыныннан тормаган депутатка повестка килгән

Калуга өлкәсенең Малоярославецк районы җыены депутаты, Россия Федерациясе гимны вакытында урыныннан күтәрелә алмаган өчен тәнкыйть утына эләккән Александр Лепендинга хәрби комиссариаттан повестка килеп төшкән. Бу хакта “Калужские новости” яза.

Басма мәгълүматларына караганда, Лепендинны учет мәгълүматларын тикшерү өчен хәрби комиссариатка чакырганнар. Повестканы депутат этикасы буенча комиссиядә тапшырганнар. Моннан тыш, басмада билгеләп үтелгәнчә, кайбер башка депутатлар да хәрби комиссариатка чакырылган.

Калуга депутаты гимн вакытында торып басмавын күнегүләрдән соң нык алҗыганлыгы белән аңлаткан. Ул, Россия гимны башлангач, хәлсезләнеп китүе сәбәпле, урыныннан кузгала алмавын аңлаткан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре