Тимераякта шуу осталары халыкара берлеге (ISU) Россия һәм Белоруссия спортчыларына 2026 елгы Олимпия уеннарына квалификация ярышларында нейтраль статуста катнашырга рөхсәт иткән. Бу фигуралы шууга, шорт-трек һәм тимераякта узышуга кагыла. Бу җәһәттән мәгълүматлар ISU сайтына урнаштырылган, дип яза илнең төп массакүләм мәгълүмат чаралары.
“ISU Россия һәм Белоруссия спортчыларының катнашуын җиңеләйтү механизмын булдыру буенча Халыкара олимпия комитеты тәкъдимнәрен тормышка ашыру мөмкинлеген җентекләп өйрәнде. Россиядән ярышларның һәр төре буенча фәкать берәр нейтраль спортчы гына (парлы шууда – 1 пар һәм бозда биюдә – 1 парны кертеп) катнашу хокукына ия”, – диелгән хәбәрдә. Шул ук вакытта Россия җыелма командасы Олимпиадада фигуралы шуу осталарының команда турнирында катнаша алмаячак.
Украиндагы хәрби хәрәкәтләрне актив хуплаучы бер генә кешегә дә нейтраль статус алу мөмкинлеген булдырмас өчен барлык спортчылар тикшерү узачак. Квалификация ярышларына кертелгән спортчылар ISU әләме астында чыгыш ясаячак. Аларга шулай ук матбугат конференцияләрендә катнашу, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә интервью бирү тыела.
Фигуралы шуу осталары өчен 2026 елгы Олимпиадага сайлап алу турниры 2025 елның 17-21 сентябрендә Пекинда үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: ISU 2022 елда Россия һәм Белоруссия спортчыларын, махсус хәрби операция башлану сәбәпле, халыкара ярышлардан читләштерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез