Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән 20дән артыграк документны имзалаган. Килешүләр энергетика, ясалма акыл, галәм сәнәгате, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, фәнни тикшеренүләр, белем бирү һәм массакүләм мәгъЛүмат чаралары кебек өлкәләргә кагыла.
Владимир Путин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең стратегик характерда булуын билгеләп үткән: «Кадерле дустым, мин үзем дә, Россиянең бөтен делегациясе дә Кытайдагы дусларыбыз белән яңа очрашуга шат. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында халыкларыбызның батырлыгына карата ихтирам билгесе бу».
Ул Бөек Җиңүнең юбилеен бергәләп бәйрәм итүнең мөһимлегенә басым ясап, моның ике илнең дә тарихи дөреслекне якларга әзер булуын дәлилләвен әйткән.
Си Цзиньпин шулай ук Путин белән очрашуга шатлануын белдереп, КХРның Россиягә ике ил халыкларын үстерүдә ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үткән. «Ике дәүләт лидерының тантаналы чараларда катнашуы күркәм традициягә әверелде», – дип басым ясап әйткән ул.
Сөйләшүләр Си Цзиньпинның «Чжуннаньхай» шәхси резиденциясендә узган. Анда халыкара һәм төбәк мәсьәләләре турында фикер алышу булган.
Владимир Путин Кытайда дүрт көнлек визиты барышында милитаристик Японияне Җиңүнең 80 еллыгына һәм Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган тантаналарда катнашачак.
Кичә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) илләре лидерлары саммит нәтиҗәләре буенча Тяньцзинь декларациясен кабул иткән. Саммитта 20дән артыграк дәүләт җитәкчесе катнашкан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез