Газетага язылу

Россия һәм Украина һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән алышкан

Россия һәм Украина һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең мәетләре белән алышкан. Бу хакта “Российская Газета” Белоруссиянең БЕЛТА агентлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Шулай итеп, Россия Украинага – 252, ә Украина безгә – 25 мәет тапшырган. Мәетләр белән алышу “Новая Гута”  чик аша кертү-чыгару пунктында булган. Биредә Белоруссиянең Гомель өлкәсе белән Украинаның Чернигов өлкәсе арасында чик уза.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр мәетләр белән алышу 13 августта булган. Ул чагында Мәскәү Украинага – 261, ә Киев Мәскәүгә – 24 хәрби хезмәткәрнең мәетен тапшырган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре