Россия һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның самолет тибындагы 99 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгына сылтама белән «Российская газета» яза.
Ведомство мәгълүматлары буенча, барлык дроннар да Мәскәү вакыты белән 21.50 сәгатьтән 05.20 сәгатькә кадәр бәреп төшерелгән.
Брянск өлкәсендә – 36, Смоленск өлкәсендә – 21, Калуга өлкәсендә – 10, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә – тугызар, Кырымда – дүрт, Воронеж һәм Курск өлкәләрендә, шулай ук Кара диңгез акваториясендә – икешәр, Мәскәү, Түбән Новгород, Орел һәм Тамбов өлкәләрендә берәр пилотсыз очу аппараты юк ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез