Казан Кремлендә Россия көнен бәйрәм итүдә Татарстанның Студентлар отрядларының җәйге хезмәт семестрына старт бирелде.
«Барыгызны да җәйге хезмәт семестры башлану белән белән котлыйм. Ел саен 12 мең студент хезмәт отрядлары эшчәнлегендә катнаша. Хезмәт тәрбиясе - яшьләребезнең гражданлык үсешенең мөһим өлеше. Безнең студентлар отрядларының республикабызның да, илнең дә икътисадый потенциалын үстерүгә зур өлеш кертүләре белән без бик горурланабыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.
Аңа республиканың төрле районнарыннан Татарстан студентлар отрядларының эш урыннарына китү әзерлеге турында рапорт бирелде. Садыйков рапортны кабул итте һәм семестрга старт бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез