«Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләргә миллион сум акча биреләчәк

26 апрельдә «Россия лидерлары» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланачак. Конкурсны Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасы үткәрә.

Сәләтле, идарә итү осталыгына ия җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан быел ул дүртенче мәртәбә уза. Өч ел дәверендә анда катнашу өчен Россиянең бөтен төбәкләреннән һәм дөньяның 68 иленнән 660106 гариза кабул ителгән. Барлыгы – 900 финалист, шуларның 313е җиңүче булып танылган. Күпчелеге хәзерге вакытта җитәкче урыннарны били. Сүз уңаеннан, Татарстаннан өч ел эчендә 15811 гариза җибәрелгән, 110 ярымфиналист, 17 кеше конкурс финалисты һәм 10 кеше җиңүче булып танылган.

Быелгы конкурс җиңүчеләренә осталыкларын арттыру өчен бер миллион сум акча биреләчәк. Шулай ук аларга илнең иң яхшы идарәчеләреннән тәҗрибә алу мөмкинлеге булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре