Газетага язылу

Россия мәгариф министрлыгы өлкән сыйныф укучыларына минималь йөкләнешне арттырды

РФ Мәгариф министрлыгы 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына минималь уку йөкләнешен арттыру турында карар кабул итте.

Бу хакта ведомство документларына сылтама белән РИА новости хәбәр итә.

Хәзер ике ел эчендә бер укучыга дәресләрнең гомуми саны 2170тән ким һәм 2516 уку сәгатеннән артык була алмый.

Шулай да 2027 елның 1 сентябреннән уку йөкләнешенең минималь күләме 2312 сәгатькә кадәр артачак. Шул ук вакытта дәресләрнең максималь саны элеккечә кала – 2516 сәгать. Шулай итеп, югары сыйныфларда дәресләр саны атнага 37 сәгатьтән артмаячак. Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы Беренче сыйныф укучыларының максималь йөкләнеше атнага 21 сәгать тәшкил итәчәген билгеләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре