Казанның “Россия – Минем тарихым” паркында кенәз Александр Невскийның тормыш юлы турында сөйләүче мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Ил тарихында зур роль уйнаган әлеге шәхеснең тууына быел 800 ел тула, күргәзмә дә әнә шул форсаттан оештырылган.
Проектны тормышка ашыру өчен дөнья күләмендә танылган 25 эксперт хезмәт куйган. Әлеге күргәзмә график роман форматында эшләнгән. Бирегә килүчеләр кенәз турында ишетеп, укып кына калмыйча, аның тормышында булган мөһим вакыйгаларны иллюстрацияләргә карап күрә дә алачак.
– Бөек кенәз Александр Невскийның тормышына багышланган мондый тарихи күргәзмәләр Россиянең башка шәһәрләрендә дә эшләячәк. Миңа калса, бу – бик әһәмиятле чара. Бирегә балалар әти-әниләре белән килсен иде. Ник дигәндә, күргәзмәнең нигезенә Александр Невскийның ни дәрәҗәдә бөек, кыю сугышчы, кенәз булуы гына түгел, аның балачагы, шәхес буларак формалашкан чоры да салынган, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды” оешмасының башкарма директоры Татьяна Ларионова. – Мондый тарихи күргәзмәләр беренче мәртәбә генә оештырылмый. Ә иң сөендергәне – шәһәр халкы һәм килгән кунаклар арасында аларга карата кызыксыну арта гына. Мәктәп балалары, аларның әти-әниләре, өлкән буын вәкилләре, моннан тыш әлеге күргәзмә залларының ут күршеләре – Казан дәүләт мәдәният институты студентлары да – бик еш кунаклар.
Александр Невскийга багышланган күргәзмәне “Россия – Минем тарихым” паркына (икенче номерлы павильон) барып күрергә мөмкин. Керү – ирекле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез