Өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләр декабрь ае түләвен вакытыннан алда – 25 декабрьгә кадәр алачак.
Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
Депутат искәртеп үткәнчә, мобилизацияләнүчеләргә узган ай өчен һәр айның 10ыннан-20нче числосына кадәр түләнелә. Аның әйтүенчә, мондый очракта мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре Яңа ел бәйрәме алдыннан декабрь ае өчен акча алмый калачак. Шуңа күрә акча алданрак түләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез