8 август, шимбә иртәсендә Россиянең һава һөҗүменә каршы оборона көчләре ил төбәкләре өстендә 83 пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, дроннар Брянск, Калуга, Курск, Орёл һәм Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым һәм Азов диңгезе акваториясе өстендә юк ителгән.
Моннан тыш, Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбәгә каршы төндә Россия төбәкләре өстендә тагын 397 дрон тоткарланган һәм юк ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез