Россия Пенсия фондында эш көне булмаган ялларда пенсияләр түләү тәртибен аңлаттылар

Россиядә игълан ителгән ял көннәре пенсияләрне күчерүдә һәм китереп җиткерүдә чагылыш тапмаячак, дип белдерделәр "Россия газетасына" Пенсия фондында.

Ведомствода гадәттәгечә эшләячәкләре турында сөйләделәр. График бары тик клиентлар хезмәтләрендә генә үзгәрергә мөмкин - шуңа күрә ПФР бүлекләренә килер алдыннан эш сәгатьләрен ачыкларга кирәк.

"Почта России"дә шулай ук, өч көннән кала, гадәти режимда эшләүләрен дәвам итәчәкләрен билгеләделәр: 4 ноябрьдә барлык почта бүлекчәләре ябылачак, 3 ноябрьдә бер сәгатькә иртәрәк ябылачак, 5 ноябрьдә - шимбә графигы буенча эшләячәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре