Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горбунов исемендәге Казан авиация заводында очрашу уздырдылар.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге чараның предприятие өчен зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Республика алдында куелган яңа бурыч – очкычларны күпләп җитештерүне җайга салу эшен башкарып чыгарга да сүз бирде.

«Моңарчы күрелмәгән санкцияләргә карамастан, республика сәнәгате үсешен дәвам итә", – диде Татарстан Рәисе. Ул Премьер-министрга 2023 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча республиканың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Республиканың тулаем төбәк продукты бәяләүләр буенча 1,4 триллион сум тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме – 1,7 триллион сум, беренче кварталда инвестицияләр 156 миллиард сумга якын җәлеп ителгән, ә төзелеш эшләре күләме 161 миллиард сум тәшкил иткән. «Барлык күрсәткечләргә дә алдагы елларда формалашкан ныклык запасы һәм оператив кризиска каршы чаралар ярдәмендә ирешелде», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм Президент Владимир Путинга, шәхсән Михаил Мишустинга, Россия Хөкүмәтенә үз вакытында ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. 2022 елда республиканың сәнәгать предприятиеләренә 70 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. Шул ук вакытта, санкцияләр икътисадка йогынты ясавын дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов технологик суверенитетка ирешүнең мөһимлеген әйтте. «Без эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, яңа җитештерүләрне үстерәбез», – диде ул.

Хөкүмәт Рәисе социаль инфраструктура булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстанда технологик суверенитет мәсьәләләрендә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре