Россия Федерациясенең элеккеге оборона министры, Россия Президенты администрациясенең элеккеге җитәкчесе һәм табигатьне саклау, экология һәм транспорт буенча Россия Президентының махсус вәкиле Сергей Иванов 73 яшендә дөнья куйды.
“Сергей Борисович ВТБның Бердәм лигасын оештыруның чишмә башында торды һәм турнирга үзеннән зур өлеш кертте. Аның тырышлыгы һәм ярдәме, баскетболга игътибары нәтиҗәсендә Лига Россия спортының төп проектларыннан берсенә әйләнде”, – диелгән хәбәрдә.
Сергей Иванов 1953 елның 31 гыйнварында Ленинградта туган.
Озак еллар буе Тышкы разведка идарәсе һәм Федераль иминлек хезмәтендә эшләгәннән соң 1999 елда Россия Иминлек советы секретары вазыйфасына билгеләнгән. 2001 елда Россия Президенты Владимир Путин аны оборона министры вазыйфасына куйган. Министр вазыйфасында 2007 елга кадәр эшләгән. 2005 елдан шулай ук вице-премьер вазыйфаларын башлаган.
Оборона министрлыгыннан соң Хөкүмәткә күчкән: башта – Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, шуннан соң – Рәис урынбасары вазыйфасында эшләгән. 2011 елның декабрендә Президент администрациясе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу вазыйфасын 2016 елга кадәр башкарган. Аннары Президентның экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле вазыйфасында 10 ел дәвамында – 2026 елның февраленә кадәр хезмәт куйган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез