«Бүген без җаваплы һәм авыр хезмәтне сайлаган кешеләрне, намус белән, үз гомерен куркыныч астына куеп хезмәт һәм гражданлык бурычын үтәүчеләрне, җинаятьчелек, көч куллану, башбаштаклыкка каршы көрәшүчеләрне, әлеге бәйрәм көнендә дә хезмәтен дәвам итүчеләрне – кизү, постта торучыларны, гражданнарыбызның тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларны хөрмәтлибез», – дип искәртте дәүләт башлыгы.
Президент ведомство үсешенә һәм яңа буыннарны тәрбияләүгә зур өлеш керткән Эчке эшләр министрлыгы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
Ул Эчке эшләр министрлыгы эшенең, бигрәк тә фронт линиясенә якын булган төбәкләрдә, тәртипне тәэмин итүдә, экстремизмга, коррупциягә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. Владимир Путин ведомство хезмәткәрләрен үз күнекмәләрен үстерүне дәвам итәргә, принципиаль һәм үз эшләренә тугры булырга өндәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез