Газетага язылу

Россия Президенты гаилә кору мәсьәләсен озакка сузмаска киңәш итте

Гаилә кору кебек фундаменталь мәсьәләләрне озакка сузмаска һәм мөмкин кадәр иртәрәк хәл итәргә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин яшь гаиләләрнең торак сатып алу мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте.

Илбашы фикеренчә, матди хәлнең яхшыруын, белем алуны һәм башка әйберләрне чиксез көтәргә мөмкин. «Әмма бала тууны кичектермәскә кирәк», – диде ул.

Президент яшь гаиләләргә ярдәм чараларына да тукталды. «Без гаилә ипотекасын саклап кала алдык. Яраткан кешең белән шалашта да җәннәт ди бит. Ә бу шалаш түгел, фатир. Гаиләләргә ярдәм итүнең барлык чараларын карарга кирәк. Барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкин», – диде Владимир Путин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре