Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Казан Глобаль яшьләр саммиты бара. Әлеге вакытта Ратуша бинасында саммитның чираттагы утырышы бара.
Россия Президенты Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучыларга һәм кунакларга котлау сүзләрен җиткерде. Тәбрикләү сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укыды.
- Казанның «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы» итеп сайлануы Россиянең әлеге абруйлы халыкара оешма белән мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын раслый, - диелә дәүләт башлыгы котлавында.
Владимир Путин искәрткәнчә, Казанга дистәләгән илдән йөзләгән делегат – төрле иҗтимагый һәм студент оешмалары, белгечләр, яшьләр сәясәте өчен җавап бирүче дәүләт ведомстволары вәкилләре килде.
- Казанда яшьләрнең очрашуы безнең илләрнең халыклары арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга хезмәт итәчәк. Сезгә чын күңелдән уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләр телим, - диелә дәүләт башлыгы котлавында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез