Россия Президенты сайлауларына кандидатлар теркәү эше тәмамланды

Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Президент сайлауларына кандидатлар теркәү эше төгәлләнде.

Илбашы вазыйфасына дүрт кандидат - үзен-үзе тәкъдим иткән Владимир Путин, "Новые люди" партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий дәгъва кылачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты сайлаулары илдә 15-17 мартта узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре