“Татарстан Республикасы башкаласы янә күп кенә дәүләтләрдән кунаклар каршылый, киң колачлы, абруйлы чаралар үткәрү өчен бик кирәкле мәйданчык булып торуын раслый, – диелә Кремль сайтында урнаштырылган котлауда. – Россия мөселман дәүләтләре белән ике яклы багланышлар буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итү кысасында да тыгыз элемтәдә тора. Элемтәләр партнерлык, бер-береңнең мөстәкыйльлеген ихтирам итү нигезендә корыла. Безне, халыкара хокукка нигезләнеп, дөньяны күп полярлы, гаделрәк итү берләштерә.
Бүген ислам дәүләтләре актив төстә үсә, сәүдә һәм финанс, инновация, фәнни-гамәли тикшеренүләр өлкәләрендә зур казанышларга ирешә. Россия алар белән тагын да киңрәк эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлеккә әзер. Без элемтәләрне ныгыту, яңа партнерлар табу, аграр һәм сәнәгать кооперациясенә этәргеч бирү, яңа транспорт-логистика чылбырларын булдыру белән кызыксынабыз. Шуны аерым билгеләп үтәсем килә: Россия мөселманнары халыкара багланышларны киңәйтүдә мөһим роль уйный. Бүгенге форумны үткәрү дә шул хакта сөйли.
“Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме һәм KazanForum Халыкара икътисади форумының алга таба да Россия бизнес-бергәлекләренең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга, төбәкләр һәм дәүләтләр дәрәҗәсендә уртак проектлар өчен яңа мөмкинлекләр ачуга ярдәм итәчәгенә ышанам.
 Барыгызга да нәтиҗәле эшләвегезне һәм иң изге теләкләр телим!”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез