Россия Президенты Владимир Путин Татарстан халкын Россия көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан халкын Россия көне белән котлады.

«Без Ватаныбызның бөек тарихы, халкыбызның зур казанышлары белән горурланабыз, – диелә аның Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына җибәрелгән котлавында. – Ата-бабаларыбыз васыятенә тугрылык, Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык безне илһамландыра, сынауларны бергәләп җиңәргә, куелган максатларга ирешергә булыша».

Россия көне белән котлау телеграммасын Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да юллаган. «Без илебез, аның бай тарихы һәм мәдәнияте, күпмилләтле халыкның казанышлары һәм уңышлары белән горурланабыз, – диелә котлауда. – Гасырлар буе килгән традицияләр, рухи-әхлакый кыйммәтләр, Ватанга мәхәббәт һәм аның киләчәге турында кайгырту, Россия үсешенә өлеш кертү омтылышы безне берләштерә, халык һәм ил иминлеге хакына яңа максатларга ирешү өчен безгә көч бирә».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин Россия көне

Көн хәбәре