Россия сәяхәтчесе Федор Конюхов 2026 елның апрелендә дөнья тирәле экологик сәфәргә чыга. Ул өч океан аша йөзеп, андагы микропластикның таралуны өйрәнмәкче. Ул бу эшен Татарстанның Фәннәр академиясе һәм Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергәләп башкарачак.
– Федор Конюховның башкарган эше «Экологик иминлек» илкүләм проектына туры килә. Республикада экологик проектлар күп. Без һәрвакыт фән, дәүләт җитәкчеләре, бизнес вәкилләре, җәмгыять белән бергәләп катлаулы мәсьәләләрне хәл итәбез, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева. – Министрлыкта сулыкларын саклау өчен зур эш башкарыла. «Фламинго» судносы белән без су сыйфатын тикшереп торабыз. Казансуны чистартабыз. Федор Канюховның экспедициясен һәм “Миррико” проектын хуплыйбыз. Океан – тормыш чыганагы. Киләчәгебез өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез