Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 коронавирусын диагностикалау буенча тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр әзерләгән «яңартылган мәгълүмат барлык медицина учреждениеләренә җибәреләчәк», диделәр министрлыкта.
Әгәр пациент соңгы ике атна дәвамында коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән илләргә барган икән, ул бу хакта медицина хезмәткәрләрен кисәтергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез