Эшмәкәрләр өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим. Россия сәнәгать һәм сәүдә палатасы президенты Сергей Катырин шулай дип белдерде. Ул «Татар информ» агентлыгында узган очрашуда Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы башлануы хакында сөйләде. Әлеге чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында уза.
Сергей Катырин сәнәгать һәм сәүдә палаталарының бурычы итеп эшмәкәрләр өчен уңайлы шартлар тудыруны атады. «Хәзерге вакытта Россиянең сәнәгать һәм сәүдә палаталары системасына 140лап оешма карый. Россиянең 350 шәһәрендә палаталар бар» – диде ул.
Россия сәнәгать һәм сәүдә палатасы президенты фикеренчә, Палата кору гына җитми, эшмәкәрнең башка партнерлар турында хәбәрдар булуы да мөһим. «Бигрәк тә чит илләрдәгеләре турында. Биш минутта гына ышаныч яулап булмый. Бизнес бу җәһәттән күп эшләргә, ышаныч яулау өчен тырышырга тиеш», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез