Казанда марафонга Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында кушылдылар. Бу чара милләтләре дә, диннәре дә төрле булган яшьләрне бергә туплады.
– Бүген бик зур вакыйга старт алды, – диде Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров. – Республикабыз да читтә калмады. Бездә 175 милләт вәкиле бердәм булып, аңлашып яши. Бу яктан без башкаларга үрнәк булып торабыз.
Сәхнәдә төрле милли-мәдәни автономияләр вәкилләре чыгыш ясады. Арада профессиональ артистлар да бар иде. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов дуслык турында җыр яңгыратты.
– Бүген мин бу җырны зур горурлык белән башкардым. Чыннан да, бездә төрле милләт халыклары дус һәм тату яши. Бу елда андый хисләр тагын да тирәнрәк булыр дип ышанам. Мондый чараларда безгә катнашырга кирәк, – диде ул.
Милләте буенча бурят Золто Балданов Татарстанда инде алты ял яши. Консерваториядә белем алганнан соң, Казан дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Ул туган телендә әти-әниләр турында җыр җырлады.
Залдагы тамашачыларның да, сәхнә тотучыларның да күбесе студентлар иде. Кайсы илләрдән генә килмәгән алар: Нигерия, Камерун, Тунис, Мисыр, Һиндстан... Нигериядән Казан дәүләт энергетика институтында укырга килгән Айомиде Фортуате Ойекан, Татарстанда кешеләр бик яхшы, без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, дигән бәя бирде. Гомумән, яшьләрнең республикабыздагы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни вакыйгаларында бик актив катнашуын билгеләп үттеләр. Бу чара аларны тагын да берләштерде. Марафонның тантаналы төстә «Дружная семья – дружная Россия» җырыннан башланып китүе дә шуңа ишарә иде. Тамашачылар татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт халыклары вәкилләренең чыгышларын бик яратып карадылар. Чит илләрдән укырга килгән студентлар да кимен куймады.
Чараны оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлык һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты.
Россиядә:
Россия Җир шарында иң күп телле ил булып санала. Барлыгы 190 милләт вәкиле яши. Мәктәпләрдә 75 телдә дәресләр үткәрелә, матбугат чаралары 65 телне куллана, 90 телдә китаплар нәшер ителә. Соңгы халык саны алу кампаниясендә милләтен күрсәтүчеләр арасында руслар барлык халыкның 80,85 процентын, татарлар – 3,6–3,8 процентын, чеченнар 1,3 процентын, башкортлар 1,2 процентын тәшкил итә.
Татарстанда:
175 милләт вәкиле яши. Шул исәптән, татарлар – барлык халыкның 53 процентын, руслар 40 процентка якынын тәшкил итә, шулай ук шактый өлешне чуашлар, удмуртлар, марилар һәм мордвалар алып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез